Кукмара муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр “Шәфкать” тернәкләндерү үзәгенә йөрүче инвалид балалар өчен музыкаль мәктәп укучылары концерт оештырды.
Концерт программасы бик күңелле узды. Скрипка ансамбле, баянда, фортепианода уйнаучылар үзләренең осталыкларын күрсәтте. Шулай ук бу концертта бик моңлы җырлар яңгырады. Бәйрәм балаларга бик ошады.