Арчадагы “Өмет чаткысы” мөмкинлекләре чикле балалар тернәкләндерү үзәгендә Нәүрүз бәйрәме үткәрелде.
Чара Нәүрүз бәйрәме белән таныштырудан башланды. Нәүрүз - яңа ел, яңа көн дигәнне аңлата, ул көн белән төн тигезләшкән вакытка - 21-22 мартка туры килә. Аннары балалар шигырь сөйләде, матур җырлар башкарды, төрле күңелле уеннарда катнашты, ярышларда үзләренең көчләрен сынады. Бәйрәм көчле алкышлар, уен-көлке белән үтте, һәркемнең күңелен шатлык хисләре биләп алды. Балалар бәйрәмнән күтәренке күңел, яхшы кәеф белән таралышты.
Үзәк хезмәткәрләре фикеренчә, мондый бәйрәмнәр балалар күңелендә яхшылык, изгелек сыйфатларын тәрбияләүдә, халкыбызның гореф-гадәтләрен саклап калуда мөһим чара булып тора.