“Тормыш матур!” программасын тормышка ашыру уңаеннан балигъ булмаган балалар арасында суицидны кисәтү буенча Тукай районы "Шәфкать" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге психологы Ләйсән Насырова Сәмәкәй төп гомуми белем бирү мәктәбендә ата-аналар җыелышында катнашты.
"Ата-аналарның балалар белән үзара мөнәсәбәтләре, БДИ һәм ОГЭга әзерлек вакытында яшүсмерләрнең суицидаль тәртипләрен профилактикалау" темасына эшлекле уен-тренингы үткәрелде.
Эшлекле уенның максаты: ата-аналар һәм балаларның үзара хезмәттәшлек механизмын формалаштыру, яшүсмерләр белән аралашканда ата-аналарның психологик культурасын арттыру. Эшлекле уенның бурычлары: уенда катнашучыларның коммуникатив күнекмәләрен үстерү, яшүсмернең үз-үзләрен тотышының эчке мотивларын аңларга өйрәтү.
Эшлекле уен башында танышу, аннары балалар һәм ата-аналар арасындагы хезмәттәшлек проблемалары һәм аларны чишү юллары турында фикер алышу булды. Ата-аналар билгеләп үткәнчә, хәзерге заманның төп проблемасы - интернет, аның аркасында балалар дәресләрдән бик нык бүленә. Балаларның тәртипләрендәге тайпылышның сәбәпләре һәм балаларга БДИ һәм ОГЭ тапшырырга ничек ярдәм итәргә кирәклеге турында фикер алыштылар.
Чарада 38 ата-ана катнашты.
Суицидаль тотышны кисәтү максатыннан ата-аналарга бала белән сөйләшергә, киләчәк турында әңгәмәләр алып барырга, планнар төзергә тәкъдим ителде.
Җыелыш барышында ата-аналар өчен "Имин интернет" һәм "Суицидаль тотыш сәбәпләре" темасына 38 белешмәлек таратылды.