Алабуганың "Ышаныч" үзәге "Profibook" һөнәри юнәлеш бирүче проектын тормышка ашыруны дәвам итә

2019 елның 26 марты, сишәмбе

Шушы көннәрдә Алабуганың "Ышаныч" үзәге "Profibook"  проекты уңаеннан Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллияте партнерлары белән берлектә социаль хезмәт алучылар һәм аларның ата-аналары өчен таныштыру экскурсиясе һәм иҗади мастер-класслар оештырылды.

Әлеге чарада күп балалы һәм инвалид балалар тәрбияләүче гаиләләр, шәһәрнең тәрбиягә бала алган гаиләләреннән 13-14 яшьлек балалары катнашты.  Студентлар һәм укытучылар балалар өчен зур программа әзерләгән: хореографиядә балалар хип-хоп стилендәге, халык биюләре, бию нигезләре белән танышты, актерлык осталыгы дәресләрендә сәхнә серләрен ачтылар. Эстрада музыка сәнгате курсының студентлары балалар өчен җырлар башкарды, укытучылары Италия гармониясе турында сөйләде. “Дизайн” бүлегенең мастер-классында балалар бары бармак ярдәмендә генә кул туку техникасында йон беләзекләр ясарга өйрәнде.

Үзәк белгечләре билгеләп үткәнчә, экскурсия балаларга бик күп уңай эмоцияләр бирде. Алар өчен яңа иҗат һәм мәдәният атмосферасына керү кызыклы булды. Кайбер балалар хәтта киләчәк турында уйланып, тормышларын сәнгать дөньясы белән бәйләргә теләк белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International