Социаль хезмәт мөнәсәбәтләрен җайга салу буенча республика өчьяклы комиссиясе бурычлы предприятиеләрнең җитәкчеләрен “келәмгә” чакырды

2012 елның 26 июне, сишәмбе
Июнь азагында узган Татарстан Республикасы Хезмәт, эш белән тәэмин итү hәм социаль яклау министрлыгында социаль хезмәт мөнәсәбәтләрен җайга салу буенча республика өчьяклы комиссиясе янәшәсендә халыкның тормыш дәрәҗәсе, керемнәре, хезмәткә түләү буенча Координация советының чираттагы утырышында биш министрлыктан килгән вәкилләр катнашты. Бу - хезмәт, эш белән тәэмин итү hәм социаль яклау, финанс, икътисад, сәүдә һәм сәнәгать, төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыклары.  Шулай ук совет эшендә ТР буенча РФ Пенсия фонды бүлеге, ТР буенча РФ социаль иминиятләштерү Фондының җирле бүлеге, ТР Прокуратурасы, ТР Дәүләт хезмәт инспекциясе, ТР буенча салым хезмәте Федераль Идарәсе, ТР икътисад һәм социаль тикшеренүләр үзәге, ТР предприятиеләре һәм эшмәкәрләре Ассоциациясе, ТР профсоюзлар Федерациясе дә катнашты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International