9 Май алдыннан Түбән Кама муниципаль районының "Милосердие" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль хезмәткәрләре сугыш ветераннары өчен чаралар әзерли башлады.
"Милосердие" үзәгенең бурычы социаль-мәдәни хезмәтләрдән файдаланучыларны тикшерү генә түгел, хезмәт күрсәтү, шулай ук сугыш ветераннарының – шәһәр һәм район халкының ихтыяҗларын канәгатьләндерү дә.
Шәһәрдә һәм авылда 1300дән артык сугыш ветераны яши, аларның 100е-сугыш ветераны, күбесе-тыл хезмәтчәннәре социаль хезмәт күрсәтүләрдән файдаланучылар.
Социаль ярдәм күрсәтү максатыннан, шәһәр микрорайоннарында Ветераннар советы, өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе мөдире, белгечләр белән берлектә уртак очрашулар үткәрделәр. Уртак планнар төзелде, ветераннарга ярдәм итү өчен волонтерларны күбрәк җәлеп итү мәсьәләсен карадылар.
Инде хәзер үк бүлекчә хезмәткәрләре сугыш ветераннарын барлый башлады.