Чираттагы Координация Советы утырышында ТР предприятиеләрендә хезмәт хакын вакытында түләү турында сөйләштеләр

2012 елның 26 июне, сишәмбе
Татарстан Республикасы Хезмәт, эш белән тәэмин итү hәм социаль яклау министрлыгында социаль  хезмәт мөнәсәбәтләрен җайга салу буенча республика өчъяклы комиссиясе янәшәсендә халыкның тормыш дәрәҗәсе, керемнәре, хезмәткә түләү буенча Координация советының чираттагы утырышы узды. Утырышның төп темасы – оешмалар тарафыннан үтәлә торган мәҗбүри социаль, пенсия, медицина иминиятләштерүләре өчен түләүләр, хезмәт хакын вакытында түләмәүбуенча финанс-икътисадый хәл һәм бурычларны каплау мәсьәләләре. Утырыш министрның беренче урынбасары Айрат Хәсәнов җитәкчелегендә узды.
Утырышта Казан, Түбән Кама, шулай ук Әгерҗе, Тукай, Яшел Үзән һәм Югары Ослан районнарында урнашкан  бурычлы оешмалар тарафыннан мәҗбүри социаль, пенсия, медицина иминиятләштерүләре өчен, хезмәт хакын вакытында түләүләрнең вакытында башкарылмавы хакында сөйләштеләр.  Әлеге бурычлы предприятиеләр, агымдагы елның 1 нче июленнән алып 1 нче августына кадәр булган вакыт эчендә бөтен бурычларны да каплап бетерү шарты белән, Координация советы һәм җирле комиссияләр контроле астында калдырылды.
 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International