ТР Прокуратурасы « Восток Зернопродукт » ябык акционерлык җәмгыятенә административ җаваплылык белән янады

2012 елның 26 июне, сишәмбе
Социаль хезмәт мөнәсәбәтләрен җайга салу буенча республика өчьяклы комиссиясе янәшәсендә халыкның тормыш дәрәҗәсе, керемнәре, хезмәткә түләү буенча Координация советы утырышы барышында Югары осланда эшләп килүче  «Восток Зернопродукт » ябык акционерлык җәмгыятенең документларында реаль хәлдән аерылып торган саннар күрсәтүе ачыкланды.  Оеманың баш бухгалтеры Р.Галиеваның аклануына каршы ТР Прокуратурасы вәкиле аны “ялгыш мәгълүмат биргәне өчен” административ җаваплылыкка тарту белән янады. Тулаем алганда, бурычлы предприятиеләрнең вәкилләре май аеның хезмәт хакы өчен булган бурычларын июнь азагына кадәр түләп бетерергә сүз бирделәр. Шулай ук әлеге оешманың бурычларын түләү өчен банктан кредит сорап мөрәҗәгать итүе дә мәгълүм булды.  « Восток Зернопродукт » ябык акционерлык җәмгыяте, 15 нче июльгә чаклы бурычларын каплау шарты белән, әлегә Координация советы һәм җирле комиссияләр контроле астында калдырылды.
 
 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International