"Өмет чаткысы" нда балалар актерлык сәләтләрен үстерә

2019 елның 26 марты, сишәмбе

Арчаның "Өмет чаткысы" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәгендә театр елына  багышланган чара узды. 

Белгечләр җитәкчелегендә тәрбияләнүчеләр "Бүре һәм җиде кәҗә" әкиятен куйды. Балалар әлеге әкиятне сәхнәләштерүдә зур кызыксыну белән катнашты, һәр бала үз ролен җиренә җиткезеп башкарды.

Белгечләр сүзе буенча, мондый чаралар балаларның театраль эшчәнлеккә карата кызыксынуларын үстерә һәм аларга ярдәм итә, шулай ук балаларда социаль тәртип күнекмәләрен үстерә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International