"Опека" үзәгендә туберкулез диспансерының табибы белән очраштылар

2019 елның 26 марты, сишәмбе

Ел саен 24 март көнне Бөтендөнья туберкулезга каршы көрәш көне билгеләп үтелә.

Шушы дата уңаеннан Әлмәтнең "Опека" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлегендә Әлмәт туберкулез диспансерының фтизиатры Фәрит Шәңгәрәев белән очрашу оештырылды.

Чарада ата-аналар һәм яшүсмерләр катнашты.

Очрашу барышында катнашучыларга әлеге чир турында сөйләделәр, тикшерү һәм сәламәт яшәү рәвешен алып бару кирәклеген ассызыкладылар. Шулай ук табиб санитар-агарту эшен дә үткәрде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International