"Умырзая" тернәкләндерү үзәге балалары иҗат белән шөгыльләнә

2019 елның 26 марты, сишәмбе

Картинаны үз кулларың белән теләсә нәрсәдән ясарга мөмкин. Фантазия һәм иҗади фикерләүне кулланып төрле материаллар: тәңкәләр, кабырчык, җеп, тукыма, яфрак, киптерелгән җиләкләр, кечкенә ботаклар, ашханә приборлары, тегү өчен фурнитура, шәхси фоторәсемнәр һәм хәтта миниатюрлы балалар уенчыкларын кулланып теләсә нинди картина ясап була.

Минзәлә муниципаль районында урнашкан "Умырзая " мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр  тернәкләндерү үзәге карамагындагы балалар дәресләрдә үзләренең фантазиясен һәм креативлыгын күрсәтә.

Тәрбиячеләр фикеренчә, мондый дәресләрдә балалар сәнгать-эстетик күнекмәләрен, пөхтәлек һәм игътибарлылыкны үстерә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International