Шушы көннәрдә Түбән Кама шәһәрендә "Шәхси каравылчы" курсы буенча эшсез гражданнар өчен укулар тәмамланды.
Халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә 31 кеше йомгаклау аттестациясе узды, шуларның 12се – Кама Аланы шәһәр тибындагы поселогында яшәүчеләр. Түбән Кама халыкны эш белән тәэмин итү үзәге юлламасы буенча эшсезләрнең чираттагы төркеме пешекче эшенең нечкәлекләрен үзләштерәчәк.
Укуларда 14 кеше катнаша, шул исәптән Кама Аланыннан да. Укыту "Инновацияләр, менеджмент һәм бизнес колледжы " базасында гамәлгә ашырыла. Курслар тәмамланганнан соң тыңлаучыларга эшкә урнашуның яңа перспективалары, шул исәптән кече эшмәкәрлек өлкәсендә дә юл ачылачак.