Нәрсә ул бәхет? Аны кайдан табарга һәм ничек югалтмаска? Бу сораулар кешене гомер буе борчый. Бүген Менделеевск районының "Кама таңнары" балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында тәрбияләнүчеләр дә бу сорауга җавап табарга тырышты.
Тәрбиячеләр Наталья Крестьянинова һәм Айсылу Җамалетдинова балаларны бәхет турында риваятьләр белән таныштырды. Балалар кеше үз бәхетенең хуьасы икәнен аңлады. Кемдер өчен бәхет - спорт белән шөгыльләнү, кемдер өчен якыннары һәм дуслары белән аралашу, әмма бу хис һәрвакыт игелекле һәм якты кешеләргә килә.
Соңыннан балалар " Бәхет- шул вакытта..." темасына рәсемнәр ясады.