Татарстанның өч предприятиесендә хезмәт хакы буенча бурыч өлешчә түләнде

2019 елның 21 марты, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы, җирле үзидарә органнары, контроль-күзәтчелек, хокук саклау һәм салым органнары белән хезмәттәшлектә хезмәткәрләрнең  хокукларын саклауны үз вакытында һәм тулы хезмәт хакы белән тәэмин итү эшен дәвам итә.

Республика халыкның тормыш дәрәҗәсен күтәрү, хезмәт, чит ил хезмәткәрләрен җәлеп итү мәсьәләләре буенча ведомствоара комиссиясе катнашуы ярдәмендә Татарстан предприятиеләрендә хезмәт хакы буенча бурычлар кайтарыла. Республиканың авыл хуҗалыгы, торак фондын эксплуатацияләү белән идарә итү өлкәләрендә эшчәнлек алып баручы өч предприятиесендә хезмәт хакы буенча бурыч 131нче хезмәткәр алдында 1233,84 мең сум күләмендә түләнде.

Кама Тамагы муниципаль районы "Нармонка"агрофирмасы" ҖЧҖ 3 нче филиалы 124 хезмәткәренә 1030,3 мең сумлык бурычын кайтарды.

"Бортасы" агрофирмасы" ҖЧҖ үзенең 5 хезмәткәренә 183,0 мең сум әҗәтен каплады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International