21 мартта дөньяда ел саен Дөньякүләм Даун синдромы булган кешеләр көне билгеләп үтелә. Даун синдромы - генетик аномалия нәтиҗәсендә барлыкка килә торган авыру.
Чистай муниципаль районындагы “Балкыш” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре “21 март – Халыкара Даун синдромлы кеше көне. Сине яратсалар Даун синдромы фаҗига түгел" исемле буклетлар таратты. Бу безнең арада ихтирамга һәм яратылырга лаек булган үзенчәлекле кешеләр барлыгын тагын бер искәртеп тора.