Минзәлә шәһәренең "Умырзая" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәге белгечләре инвалид балалар тәрбияләүче ата-аналар өчен күчмә киңәшмә уздырды.
Түгәрәк өстәл артында белгечләр учреждение тарафыннан күрсәтелә торган хезмәтләр турында сөйләде, тернәкләндерү процессында кулланыла торган инновацион технологияләр белән таныштырдылар. Очрашу барышында ата-аналарга оешма турында фильм күрсәтелде, алга таба танышу өчен "Умырзая" үзәге хезмәтләре турында мәгълүмат белән буклетлар тәкъдим ителде.