Бүген Спас картлар һəм инвалидлар интернат-йортында "Бəхет бар ул!" шигаре белән "Халыкара Бəхет көне" дип аталган чара узды.
Без мəрхəмəтле карашыбыз белəн меңлəгəн кешене коткара алабыз, елмаюыбыз белəн дə телəктəшлек итеп, бəхет өлəшеп була, өлкəн яшьтə исə бу бигрəк тə мөһим. Чара барышында социаль хезмəт буенча белгеч С.Савинова һəм тəрбияче Р.Шишкина тарафыннан "Нəрсə ул бəхет?", "Күршеңне макта, аны бəхетле ит!" темасына конкурс-уйланулар үткəрелде.
Чара ахырында һəр катнашучыга татлы бəхет кисəге өлəшенде һəм əлəп "Без сезгə бəхет телибез..." жыры башкарылды.