Татарстан эшче кулларга ихтыяҗ кичерә

2012 елның 21 июне, пәнҗешәмбе
13 нче июньнән 19 нче июньгә чаклы вакыт аралыгында хезмәткәрләргә ихтыяҗ саны 2414 кә  кимегән. Әмма шулай да республикабызда эшче куллар һаман җитешми. Татарстанның төрле предприятие һәм оешмалары 44316 ачык вакансия тәкъдим итәргә әзер. Бер ачык вакантлы урын да булмаган районнар исемлегенә Алексеевск, Балтач районнары гына керә. Республиканың башка өлешләрендә исә хезмәткәрләргә ихтыяҗ 2 дән алып ( Саба районы) 22805 урынга  кадәр саклана.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International