Республикада эшсезләр саны кимүгә таба бара

2012 елның 21 июне, пәнҗешәмбе
13 нче июньнән 19 нче июньгә чаклы вакыт аралыгында эшсез гражданнар саны 408 гә кимегән. Димәк, бүгенге көндә Татарстандагы эш белән тәмин итү үзәкләрендә  25792 эшсез хисаплана.  Шунысы мөһим: эшсезлек дәрәҗәсенең инде күптәннән кимүгә таба баруы күзәтелә. Мәсәлән, узган атнада бу күрсәткеч 0,02 % ка кимегән. Бүген ул 1,26 % ны тәшкил итә. Эшсезлек дәрәҗәсенең иң түбән ноктасы Лаешта – 0,31%.
Исегезгә төшереп үтик, эшсезлек дәрәҗәсе эшсезләр санының икътисади актив катламга карата нисбәтеннән чыгып исәпләнә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International