Казанга Халыкара наркомания белән көрәш көне уңаеннан “Мәскәү – Казан” наркотикларга каршы автойөгереш катнашучылары киләчәк

2012 елның 20 июне, чәршәмбе
27 июньдә Казанга Халыкара наркомания белән көрәш көне уңаеннан “Мәскәү – Казан” наркотикларга каршы автойөгереш катнашучылары киләчәк.
 
Алар Русиянең өченче башкаласында 2 көн булачаклар. Бу вакыт эчендә автойөгерешчеләр уку йортларында белем алучы яшьләрнең наркотикларга каршы волонтер ирекле хәрәкәтенә багышланган конференциядә катнашачаклар. Шулай ук визит барышында төрледән-төрле тематик мастер-класслар үткәрү , наркотикларга каршы уңышлы пропаганда алып барган өчен15 волонтерны тәбрикләү дә көтелә.
Автойөгерешкә багышлап, “Волонтер бердәмлеге өчен” дип исемләнгән концерт программасы да узачак. Биредә ТР белем учреждениеләренең үзешчән сәнгать бәйгесе җиңүчеләре үзләренең иң яхшы номерларын күрсәтәчәкләр.  
 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International