Яз - игелекле гамәлләр өчен бик яхшы вакыт. Питрәчнең "Шатлык" приютында тәрбияләнүчеләр дә хезмәт ветераны, 2 төркем инвалид Татьяна Александровнаны игътибарсыз калдырмый.
Ай саен Питрәч муниципаль районындагы "Шатлык" балалар һәм яшүсмерләр социаль приютының "Яшь патриот" волонтерлар хәрәкәте волонтерлары өлкән яшьтәге кешеләргә йөри, кар чистартуда кулдан килгәнчә ярдәм күрсәтә. Менә бүген дә балалар язгы ташу вакытында су басуны булдырмау өчен, ишегалларын кардан чистарттылар.