2019 елның март аенда Бөгелмә шәһәре халыкның мәшгульлек үзәге белгечләре Мобиль офис ярдәмендә авыл мәктәпләренә барып, һөнәри юнәлешле чаралар уздырды. Укучыларга һөнәри юнәлеш бирү өчен консультацияләр үткәрелде.
Үзәк психологы Снежана Лунева һөнәри юнәлешле чаралар уздырды. 1, 4, 6 мартта Соколка, Восточный мәктәпләренә һәм шулай ук Урыссу эшчеләр бистәсенең 3нче мәктәбенә барып, тестлар оештырды. Һөнәри юнәлеш бирү хезмәте 9–10нчы сыйныф укучылары арасында башкарылды. Өлкән сыйныф укучыларының һәрберсе белән шәхсән консультация-әңгәмә үткәрелде. Сөйләшү барышында тест нәтиҗәләре, алга таба белем алуга планнары, төгәл белгечлекләр турында сүз барды. Барлыгы 33 югары сыйныф укучысы тест узды.