Яңа Чишмә өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортына Халыкара хатын-кызлар көне белән котларга район мәдәният йорты артистлары килде.
Театр түгәрәгеннән килгән балалар башкаруында "Әбиләр сөйләшүе" исемле тамаша, дәртле җырлар һәм биюләр интернатның хатын-кызлары өчен искиткеч бүләк булды. Кунаклар халыкның кәефен күтәрде, әбиләр алар белән рәхәтләнеп биеделәр.
7 март көнне Мөслим картлар һәм инвалидлар интернат-йортында Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган бәйрәм чарасы булып узды. Интернат-йорт директоры Г.Шакирҗанова биредә яшәүче хатын-кызларны һәм хезмәткәрләрне бәйрәм белән котлады, бүләкләр тапшырды. Бәйрәм барышында хатын-кызларга бик күп матур котлау сүзләре җиткерелде. Иң күңелле бүләк, әлбәттә концерт программасы булды.
7 март көнне Минзәлә интернат-йорты коллективы бәйрәм белән котладылар. Бәйрәмнең барлык сәбәпчеләренә лалә чәчәкләре һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Әлки өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында да бәйрәм концерты оештырылды. Хатн-кызларны "Шанграв" ансамбле тәбрикләде.