Балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәкләрендә иҗат дәресләре

2019 елның 11 марты, дүшәмбе

Халык-ара хатын-кызлар көне уңаеннан  Кукмара муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр “Шәфкать” тернәкләндерү  үзәгендә социаль проект нигезендә тернәкләнү курсы үтүче балалар белән тегү остаханәсендә әниләргә бүләкләр әзерләнде.

Балалар алъяпкыч, чәйнек каплавычы hәм көнкүреш сумкалары текте. Әниләргә иң кадерлесе – балалары үз куллары белән эшләгән бүләкләр. Бүләкләрдән кала төрле кул эшләнмәләре   белән  күргәзмә оештырылды. Һәрбер кул эшләнмә үзенчәлекле  hәм кабатланмас үрнәктә иде.

7 мартта Алабуга  районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр "Астра" реабилитация үзәгендә “8 мартка открытка”  ясау буенча мастер-класс булып узды.

Шөгыльнең максаты балаларда чисталык, эстетика, тырышлык тәрбияләү, шулай ук әниләргә, әбиләргә, кызларга хөрмәт тәрбияләү торды. Шөгыль хатын-кызларны котлау белән башланып китте. Икенче өлештә открытка ясалды. Эш барышында пөхтәлеккә, чисталыкка, төгәллеккә басым ясалды. Открыткалар бик матур килеп чыкты, әниләргә бик ошады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International