"Балкыш" приютында һәм "Изгелек" үзәгендә бәйрәмгә багышланган конкурс чаралары узды

2019 елның 11 марты, дүшәмбе

Шушы көннәрдә Түбән Каманың "Балкыш" балалар һәм яшүсмерләр приютында зур бәйрәм оештырылды.

Әкияттәй бизәлгән залда барлык балалар һәмм зурлар җыелды. Алдан кызларны малайлар котлады. Алар матур котлау сузләре, шигырь сөйләделәр. Бәйрәм "Ягез эле, кызлар" конкурсы формасында үтте. 

Яр Чаллының "Изгелек" инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә физик-культура һәм спорт буенча инструктор Зөһрә Закирова "Ягез әле, кызлар!"  дигән спорт-сәламәтләндерү чарасы үткәрде.

Чараның максаты: сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау һәм уңай эмоцияләрне арттыру.

Чара барлык хатын-кызларны якынлашып килүче Халыкара хатын-кызлар көне белән котлаудан башланды. Спорт чарасы ярыш формасында үткәрелде. Катнашучылар ике командага бүленде. "Әниләрнең ярдәмчеләре", "Китергечләр", "Тәлинкәгә сал" дигән төрле конкурслар уңышлы узды. Шулай ук эстафетага да туплар, кыршаулар һ.б. хәрәкәтле уеннар кертелгән иде.

Бәйрәм атмосферасы уңай һәм дустанә иде. Катнашучылар инструктор тәкъдим иткән барлык биремнәрне дә зур кызыксыну һәм  теләк белән үтәде. Ярыш катнашучыларга бәйрәм алды кәефен күтәрергә һәм командада эшли белергә ярдәм итте.

Чарада 15 кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International