5-7 мартта Кама Тамагының "Богородский рай" халлыка комплексы социаль хезмәт күрсәтү үзәге гомуми белем бирү мәктәпләре волонтерлары белән берлектә "Сезгә, яратканнарыбыз", дигән акция үткәрде.
Акциянең максаты өлкән яшьтәге гражданнарны Халыкара хатын-кызлар көне белән котлау, алар белән аралашу.
7 март көнне Балык Бистәсе муниципаль районындагы “Доверие – Ышаныч” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре “Хатын – кызларга чәчәк бүләк итегез!” дип исемләнгән чарада күп балалы әниләргә чәчәкләр бүләк итеп бәйрәм белән котладылар.
Язның әлеге якты бәйрәме гүзәл затларга карата мәхәббәт, хөрмәт хисләре белән тулган. Элек-электән хатын-кыз тормыш, яктылык, илһам чыганагы булып торган. Алар йортта-өйдә иминлек учагын саклый, гаиләдә бәхет тудыра, үзен балалар сәламәтлеге, киләчәге өчен җаваплы итеп сизә.
Хатын-кызлар - гаилә учагын сүндерми саклап тотучылар. Балаларына мәрхәмәтле, шәфкатьле әни, ә ирләренә ягымлы хатын да алар. Шуңа өстәп җәмгыятьнең бик күп тармакларында күпме хезмәт башкара.
Яз бәйрәме алдыннан Алан-Бәксәр авыл җирлегендә Биектауның "Өмет" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль хезмәткәрләре өлкәннәр өчен чәй табыны оештырды. Шулай ук авыл мәдәният йорты концерт программасы тәкъдим итте.
7 март көнне, Зәйнең "Шатлык" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә балалары белән иң актив әниләр җыелды. Үзәк педагоглары һәм психологлары, “Әни белән бергә” программасын тормышка ашыру кысаларында, “Назлы һәм ягымлы әниләребез!” социаль - анимацион чара үткәрде.
Бәйрәм чарасында 3 яшькә кадәр балалары булган үзәктә социаль хезмәтләр кабул итүче әниләр катнашты.