"Асылташ"та тәрбияләнүчеләр Россиядә кышны озату йолалары хакында белде

2019 елның 11 марты, дүшәмбе

Балаларны милли бәйрәмнәр, милли гореф-гадәтләр белән таныштыру уңаеннан Яр Чаллының "Асылташ" балалар йортында чара булып узды.  

Балалар борынгы Россиядә кыш озату йолалары белән танышты.

Балалар бәйрәмгә такмаклар, шигырьләр әзерләде. Алар үз куллары белән Масленница киндерде. Бәйрәм программасы бик бай иде,алар биеде, халык уеннары уйнады, конкурсларда катнашты.

Бәйрәм ахырында, традиция буенча, барысын да коймак белән чәйгә чакырдылар. Бәйрәм өлкәннәрне дә, балаларны да сөендерде, чөнки барысы да яз килүен түземсезлек белән көтә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International