2019 ел Россиядә Театр елы дип игълан ителде. "Балкыш" социаль приютында театр белән танышу максатыннан урта төркем балалары белән таныштыру әңгәмәсе, татар драма театрына экскурсия, әкият кую чаралары үткәрелде.
Әлеге чаралар барышында балалар театрларның төрлелеге, театрдагы һөнәрләр турында әтрафлы мәгълүмат алды. Теманы ныгытып балалар үзләрен актерлар ролендә сынап карады.
"Балалар өчен театр - ул тере сәнгать. Биредә балаларның сөйләме, эстетик тәрбиясе, күзаллавы үсә һәм киңәя", - дип нәтиҗә ясады педагоглар Антонина Иванова һәм Гөлназ Курмакаева.