Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында яшәүчеләр 20 000 кечкенә модульдән торган "Бәхет тынычлык ярата" картинасын иҗат итте. Иҗади эшне алар "Осталар иле" конкурсы сайтында онлайн-тавыш бирүгә тәкъдим иттеләр.
Картина бик күп җылы фикерләр уятты: "Титаник хезмәт! Искиткеч эш!", сезнең эшегезне күргәзмәләрдә күрергә теләр идем, дигән фикерләрне көн саен хәбәр итәләр.
Онлайн тавыш биргәннән соң картина конкурсның финалында тәкъдим ителәчәк, ул ике этапта узачак. Беренче этап"Бәхетле кешеләр – бәхетле дөнья" Бөтенроссия фестивалендә Төмәндә, икенче этап Венада узачак.