Минзәләдә ветеранны 95 яшьлек юбилее белән котладылар

2019 елның 7 марты, пәнҗешәмбе

7 март көнне Бөек Ватан сугышы ветераны Минзәлә картлар һәм инвалидлар йортында яшәүче социаль хезмәт алучы Миниәхметова Шәмсегаян әби үзенең 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Юбилярны Минзәлә шәһәренең башлык урынбасары Роза Салдаева, ЗАГС бүлеге мөдире Анна Куприянова, картлар йортының директоры Исмагилова Ирина  котлады. Ветеранга сәламәтлек теләделәр һәм Россия Президентының шәхси котлавын укып, истәлекле бүләк тапшырдылар

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International