7 март көнне Кама Тамагы "Богородский рай" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйгә барып социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе хезмәткәрләре өлкән яшьтәге кешеләргә "Әбиләребезнең серләре: коймак ашлары" дигән чара уздырды.
Социаль хезмәткәрләр һәр өлкән кешенең йортында бәйрәм атмосферасы тудыра алды: социаль хезмәт алучылар бәйрәмгә чын күңелдән шатланды һәм игътибар күрсәткәннәре өчен "Богородский рай" үзәге хезмәткәрләренә рәхмәт әйтте.
Бүген Спас өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында да Масленицаны билгеләп үттеләр. Социаль эш буенча белгеч С.Савинова Масленица атнасының традицияләре, гореф-гадәтләре турында сөйләде, социаль хезмәт алучыларны коймак белән сыйлады.