Әлмәттә эш бирүче һәм мәшгульлек буенча программа турында фикер алыштылар

2019 елның 7 марты, пәнҗешәмбе

 Әлмәтнең халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә "Первомайский - Авыл хуҗалыгы" ҖЧҖ җитәкчелеге белән очрашу узды.

Очрашуда, шул исәптән инвалидлар, күп балалы, инвалид балаларны тәрбияләүче ата-аналарны эш белән тәэмин итүгә ярдәм итү буенча   фикер алышу узды.

Әңгәмә барышында эш бирүче вәкиле Татарстан бюджетыннан эш бирүчеләргә мәшгульлек хезмәте юнәлеше буенча эшкә урнаштырылган инвалидның хезмәт өчен түләү чыгымнарының бер өлешен кайтаруга субсидия бирү турында килешү төзүгә гариза бирергә ниятен белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International