Комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәкләрендә бәйрәм чаралары уза

2019 елның 7 марты, пәнҗешәмбе

6 март көнне Кама Тамагы районының "Богородский рай» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре Сөйки авылы мәдәният йортында "Безгә Әниләр елмая!" дип исемләнгән  чара үткәрде.

Чараның максаты - балигъ булмаган балаларда туганнарына һәм якыннарына карата мәхәббәт һәм хөрмәт хисләре тәрбияләү. Чара барышында әниләр балалары белән төрле  конкурсларда катнаштылар. Чара бүләкләр тапшыру һәм концерт программасы белән тәмамланды.

Югары Ослан районының "Өмет утравы" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге каршындагы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре тарафыннан оештырылган чарага инвалид балаларның ата-аналары һәм аларның балалары чакырылган иде.

Әниләр өй эшләреннән арынып чәчәкләр ясау буенча мастер-класста катнашты. Социаль педагог Екатерина Климовская балаларны судагы эбру техникасы белән таныштырды. Бәйрәм чәй өстәле артында тәмамланды, чара барышында катнашучылар бер-берсе белән җылы дустанә шартларда аралаштылар.

Питрәч районының "Кайгырту" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә социаль педагоглар "Әни өчен чәчәк бәйләме" дигән кул эшләнмәләре ясау буенча төркемле дәрес уздырды, ә Кукмараның "Тылсым" үзәгендә 8 Март алдыннан конкурс-күңел ачу программасы оештырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International