Интернат-йортларда яшәүчеләрне бәйрәм белән котладылар

2019 елның 7 марты, пәнҗешәмбе

Халыкара хатын - кызлар көне алдыннан Баулы өлкәннәр һәм инвалидлар  интернат-йорты белгечләре социаль хезмәт алучыларны 8 Март көне белән котлады.

Чарада катнашучылар игътибарына "Әбиләр, сез иң гүзәл кешеләр" дигән бәйрәм программасы тәкъдим ителде. Программада төрле конкурслар, биюләр булды, музыка яңгырады. 

Тәтеш өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында берьюлы ике бәйрәм – Масленицаны һәм 8 Мартны билгеләп үттеләр. Социаль хезмәт алучылар өчен күңел ачу чарасы - конкурслар оештырылды. Анда барысы да актив катнашты һәм призлар алды. Бәйрәм чәй табыны янында тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International