"Шатлык" комплекслы үзәге һәм волонтерлар мөмкинлекләре чикле балалар өчен хәйрия акциясе оештырды

2019 елның 7 марты, пәнҗешәмбе

Шушы көннәрдә изгелек һәм игелек кылу максатыннан Зәйнең “Шатлык” комплекслы халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балалар белән эшләү бүлеге белгечләре, “Волонтерлар” ирекле хәрәкәте белән берлектә, физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар өендә кунакта булды.

Балаларга йомшак уенчыклар тапшырдылар. Балаларны йомшак уенчыклар белән  шәхси эшмәкәр, “Карапуз” кибете җитәкчесе Галина Яхина сөендерде.

“Сабыйларның шат елмаюын күрү - икеләтә рәхәт. Берничә минутка булса да балаларны үз авыруларын оныттырып торырга, күңел ачарга,  елмайтырга, тырышабыз,” - ди волонтёрлар.

Ата-аналар исә үз чиратында мондый игътибар, җылы мөнәсәбәт күрсәткәннәре өчен зур рәхмәтләрен җиткерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International