Тәтеш өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йорты социаль хезмәт алучылар өчен чираттагы язгы көн искиткеч концерт программасы белән истә калды. Интернат-йортта яшәүчеләр 6 март көнне Олы Шәмәк урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары һәм "Туслох" сәнгать коллективы әзерләгән программа тамаша кылды.
8 Март бәйрәме уңаеннан оештырылган чара әби-бабайларның гына түгел, барлык катнашучыларның күңелендә дә онытылмаслык тәэсирләр калдырды. Тамашачылар сәхнәдәгеләрне көчле алкышларга күмде, кызыклы программа өчен рәхмәт әйтте.
Халыкара хатын-кызлар көне - 8 Март алдыннан Түбән Каманың "Балкыш" социаль приютында тәрбияләнүчеләр үзләренең әниләре һәм әбиләре өчен котлау открыткалары ясады. "Әлеге дәрес үз әниләренә, әбиләренә мәхәббәт һәм хөрмәт тәрбияләүгә, шулай ук балаларның иҗади сәләтләрен үстерүгә юнәлдерелгән", - дип шәрехләде тәрбиячеләр И. Фотина, Г.Овсянная.