Кичә, 6 март көнне, Лаеш муниципаль районының "Алтын көз" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында "Нык гаилә" проекты уңаеннан күп балалы һәм социаль хезмәт күрсәтүдә торучы гаиләләр өчен "Масленица-блинница" танып-белү чарасы узды.
Балаларны Лаеш техник-икътисад техникумы студентлары арасыннан "Дорогою добра" отряды волонтерлары каршы алды.
Балалар һәм ата-аналар бик теләп әлеге конкурс-уен программасында катнашты, аны волонтерлар гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре белән берлектә әзерләгән иде.
Чара ахырында барлык катнашучылар түгәрәк өстәл артына җыелды, коймактан авыз иттеләр һәм истәлеккә фотога төштеләр.