Минзәлә интернат-йорты әбиләре ятим балаларны коймак пешерергә өйрәтте

2019 елның 7 марты, пәнҗешәмбе

Май чабу атнасында, 6 март көнне Минзәлә өлкәннәр һәм инвалидлар  интернат-йорты  әбиләре балалар өчен коймак әзерләү буенча мастер-класс оештырды.

Әбиләр Минзәләнең ятим балалар һәм ата-ана каравыннан мәхрүм калган балалар өчен интернат-мәктәбендә тәрбияләнүчеләргә Масленица һәм Масленица йолалары турында сөйләде, коймак пешерү рецептлары белән уртаклаштылар. Балалар бик теләп камыр әзерләде һәм коймак пешерделәр.

Өстәл артында барлык катнашучылар өчен дә кызыклы уеннар оештырылды, әбиләр курчак театры күрсәтте. Чара чәй өстәле янында үзләре әзерләгән кайнар коймакларны авыз итү белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International