Татарстанлылар бүген бер сәгатькә кимрәк эшли

2019 елның 7 марты, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы предприятие һәм оешма хезмәткәрләренең күп санлы мөрәҗәгатенә җавап итеп хәбәр итә.

Россия Федерациясе Хезмәт кодексының 112 нче маддәсе нигезендә 8 нче март – Халыкара хатын-кызлар көне эшләми торган бәйрәм көн булып санала.

Россия Федерациясе Хезмәт Кодексының 95 статьясы нигезендә эшләми торган бәйрәм көненә туры килгән эш көне яки сменаның озынлыгы бер сәгатькә кими.

Шулай итеп, 2019 елда биш көнлек эш атнасында 8, 9 һәм 10 март ял көннәре. 7 мартта эш көне бер сәгатькә кыскара.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International