Нурлат шәһәре мәшгульлек үзәгенең Мобиль офисы ике авылга чыкты

2019 елның 6 марты, чәршәмбе

Нурлат шәһәре халык мәшгульлек үзәгенең Мобиль офисы бүген районның ике авылында булды. Бикүле һәм Чулпан мәктәпләренең өлкән сыйныф укучыларына һөнәри юнәлеш бирү буенча дәүләт хезмәте күрсәтелде.

Балалар булачак һөнәрне сайлау турындагы әңгәмәдә катнашты һәм һөнәри юнәлеш буенча тест үтте. Әлеге чарада барлыгы 60 артык укучы җәлеп ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International