“Изгелек”  үзәгендә “Бәхет телибез сезгә!” мәдәни-ял бәйрәм чарасы

2019 елның 6 марты, чәршәмбе

Яр Чаллының “Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә социаль эш буенча белгечләр Рәмзия Хәйбулова һәм Мәдинә Хаҗарова “Бәхет телибез сезгә!” дигән мәдәни-ял бәйрәм чарасы уздырды.

Чараның максаты: бәйрәм кәефен булдыру, хатын-кызларга карата мәхәббәт, хөрмәт хисләре үстерү, үзләренең сәләтләрен күрсәтү һәм социаль активлык ихтыяҗларын канәгатьләндерү иде.

Бәйрәм чарасын оештыручылар социаль хезмәт алучыларның декоратив-гамәли иҗат күргәзмәсе белән ачып җибәрде.  Катнашучылар бисердән торган картиналар, агачлар, ефәк тасмалардан чәчәк бәйләмнәрен карады һәм кул осталарының фантазияләренә, сабырлыкларына сокландылар.  Дәртле гармун моңнары астында  бәйрәм кичәсе дәвам  итте.

Музыкаль кичә барышында хатын-кызларны котлап җылы, матур  сүзләр яңгырады. Аларга бүләк итеп  ир-атлар мактау сүзләре әйтте һәм рухландыручы шигырьләр  укыдылар. Бию түгәрәгендә катнашучыларның фигуралы вальслары чараның бизәге булды. Ике гармунчы уйнавына башкарылган җырлар, татар, рус халык биюләре хатын-кызларның иң нечкә хисләрен кузгатты. Соңыннан теләүчеләр “Әнием вальсы” җыр ритмында бию башкарды.  Социаль хезмәт алучылар чарадан канәгать калды,  оештыручыларга һәм барлык катнашучыларга рәхмәт белдерделәр.

Чарада 42 кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International