Алабуганың "Ышаныч" үзәгендә тәрбиягә бала алган ата-аналар клубы очрашуы узды

2019 елның 6 марты, чәршәмбе

6 март, Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан Алабуга "Ышаныч" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә Алабуга районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Л.Рыбакова катнашында тәрбиягә һәм опекага бала алган гаиләләр белән очрашу узды.

Әлеге очрашу үзәкнең яңа эш юнәлеше - тәрбиягә бала алган ата-аналар клубы кысаларында оештырылды. Очрашу чәй табыны артында тәрбиягә бала алган әниләр балаларның уңышлары белән уртаклашты. Ата-аналар психологик, юридик, педагогик мәсьәләләр буенча төрле оешмалар белгечләре белән киңәшләшергә мөмкин булган берләшмә булдыру кирәклеген билгеләп үтте. Үзәк  директоры урынбасары үзәкнең социаль хезмәтләре турында мәгълүмат бирде, гаиләлзр  өчен сенсор бүлмәсендә танышу дәресе һәм иҗади мастер-класс үткәрелде.

Клуб кысаларында ирекле аралашудан тыш, гаиләләр өчен төрле мәдәни һәм ял чаралары оештыру да күздә тотыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International