8 март күп илләрдә иң яраткан бәйрәмнәрнең берсе булып санала. Язгы бәйрәм алдыннан һәркайда хатын-кызлар хөрмәтенә тантаналы чаралар уза.
5 мартта Биектауда Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган чара узды. Район ветераннар Советы президиумы әгъзасы Римира Нәгыйм кызы бу бәйрәмгә ул алдан әзерләнә башлаган, анда хатын-кызлар, шулай ук аларның ир-атлары, әбиләре, укытучылар, хезмәт ветераннары катнашты.
Бәйрәм чарасында искиткеч кешеләрнең тормышыннан кызыклы һәм дулкынландыргыч вакыйгалар сөйләнде. Район мәдәният йорты концерты бәйрәм кәефе тудырды.
Чакырылган кунаклар буш кул белән китмәде. ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Биектау районындагы "Өмет" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге социаль эш буенча белгече Л.Хәйруллина бүләкләр тапшырды.
Очрашу ахырында барысы да бер-берсенә матур һәм җылы истәлекләр өчен рәхмәт белдерде, истәлеккә гомуми фотога төштеләр.