Татарстанның моношәһәрләрендә эшсезләр саны үзгәрде

2019 елның 6 марты, чәршәмбе

Соңгы мәгълүматларга караганда, Яр Чаллы шәһәрендә рәсми рәвештә теркәлгән 1 120 эшсез граждан исәпләнә, бу узган хисап атнасы белән чагыштырганда 73 кешегә кимрәк.

Шулай ук Менделеевскида эшсезләр саны  кимегән, анда 2019 елның 5 мартына мәшгульлек үзәгендә 60 эшсез исәпләнә.

Бу атнада Алабуга, Яшел Үзән, Түбән Кама, Чистай һәм Кама Аланында эшсез гражданнар саны арту күзәтелә. Әлеге моношәһәрләрдә 366, 474, 1 098, 352 һәм 370 рәсми теркәлгән эшсез гражданнар исәптә тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International