Хисап атнасында республика эш бирүчеләре 4 меңнән артык вакантлы эш урыннары тәкъдим итте

2019 елның 6 марты, чәршәмбе

2019 елның 5 мартына республикада рәсми рәвештә теркәлгән 12 593 эшсез граждан исәпләнә, бу узган хисап датасына караганда 97 кешегә күбрәк. Татарстанда теркәлгән эшсезлек дәрәҗәсе эшче көчләр саныннан 0,62 % тәшкил итә.

Хисап атнасында эш бирүчеләр 4 089 вакантлы эш урыны тәкъдим иткән. Хезмәт базарында киеренкелек коэффициенты шартлы рәвештә бер вакансиягә 0,33 кеше тәшкил итә.

Хисап атнасында 727 татарстанлы эшсез дип танылган. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, яңа эшсезләрнең 678се элек хезмәт эшчәнлеген башкарган. 31 граждан оешма бетерелүгә яки хезмәткәрләр штаты кыскаруга бәйле рәвештә рәсми эшсез кеше статусын алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International