"Шәфкать" үзәге хезмәткәрләре социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләргә барды

2019 елның 1 марты, җомга

26 нчы февраль көнне Тукай муниципаль районы "Шәфкать" үзәге белгечләре Тукай районы гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, ЭПУ Челныгаз, балигъ булмаганнар белән эшләү бүлеге һәм җирле үзидарә органнары белән берлектә социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләргә план буенча күчмә чара уздырды.

Чара барышында профилактик әңгәмәләр үткәрелде, күзәтчелек эшчәнлеге инспекторлары авыр тормыш ситуациясенә эләккән гражданнарга электр приборларын, газ приборларын кулланган вакытта янгын куркынычсызлыгы таләпләрен, шулай ук янгын чыккан очракта гамәл таләпләрен үтәргә кирәклеген аңлатты. Гражданнарның элементар куркынычсызлык кагыйдәләрен белүе, янгын чыгуга юл куймаска, ә кайбер очракларда, кешенең гомерен саклап калырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International