28 февраль көнне Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Валентина Михайловна Танаева үзенең 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
Иртәдән Валентина Михайловнаны интернат-йорт администрациясе, аннан соң Алабуга муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Л.Рыбакова, социаль яклау бүлеге башлыгы С. Прохорова, дуслары һәм танышлары котлады.
Валентина Михайловнага В.Путин һәм Р. Миңнеханов исеменнән котлау хатлары тапшырылды.