Цифрлы телевидениене кабул итүче җиһазлар урнаштыру һәм җайга салу мәсьәләләре буенча Татарстанда волонтерлар өчен уку курслары старт алды.
Татарстан Республикасының РТТҮ (Радио-телевизион тапшыру үзәге) “Россия телевизион һәм радиотапшыру челтәре” нең филиалы булып тора.
Цифрлы эфир телевидениесе – ул күп сандагы программаларны кабул итү мөмкинлеген тәэмин итә торган телевизион сүрәтне һәм тавышны тоткарлыксыз тапшыру ысулы.
Цифрлы челтәрне төзү DVB –T2 стандартында башкарыла Россиядә мондый стандарттагы беренче тапшыру җайланмасы Казан шәһәрендә 2012 елның 1 мартында эшләтеп җибәрелде.
Татарстан Республикасында цифрлы эфир телевидениесенең DVB – T 2 I мультиплексы челтәрен төзү 2016 елда тәмамланды. Россиядә элеккеге, гадәти телевизион тапшыруны туктату 2018 елдан соң гына гамәлгә ашырылды. Моңа кадәр цифрлы һәм гадәти телевидение паралель рәвештә эшлиячәк.
РТРЧ Россия күләм мәҗбүри һәм һәркем карый ала торган цифрлы телеканалларны тарату буенча бердәм дәүләт операторы тарафыннан билгеләнгән.
Балык Бистәсе муниципаль районың халыкны социаль яклау бүлеге бинасында радио-телевизион тапшыру үзәге белгечләре волонтерлар белән ялгыз яшәүче кешеләргә һәм өлкән буын кешеләренә цифрлы эфир телевидениесе тоташтыру буенча укулар башлап җибәрде. Киләчәктә өлкән кешеләребез 20 түләүсез цифлы канал карый алачак.
Волонтерлар арасында "Доверие – Ышаныч" халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең 4 социаль хезмәткәрләре дә ЦЭТВнә күчү программалары белән танышты һәм аларга сертификат тапшырылды.
Балтач мәдәният үзәгендә дә цифрлы телевидениене кабул итү өчен куллану җиһазларын урнаштыру һәм җайга салу мәсьәләләре буенча волонтерларга уку оештырылды. Бу укуда "Наз" халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре һәм социаль хезмәткәрләр катнашты.
Курс ахырында һәр волонтерга махсус таныклык бирделәр, ул аларга цифрлы телевидениене тоташтыруда халыкка ярдәм күрсәтү хокукы бирә.