"Мин куркынычсызлыкта" программасы кысаларында 13 нче санлы социаль участокта Яр Чаллының "Веста" үзәгенең социаль эш буенча белгече Татьяна Никифорова 7-10 яшьлек 11 бала арасында “Тоткын психологиясе" дигән профилактик чара уздырды.
Максаты: терроризм һәм гадәттән тыш хәлләрдә куркынычсызлык нигезләре турында белемнәрне формалаштыру, үз-үзеңне саклау күнекмәләрен үстерү.
Дәрес башында белгеч балаларга террорчылар һәм терроризмның нәрсә икәнлеге турында сөйләде. Аннан соң катнашучылар видеоролик аша бүгенге көндә терроризм проблемасының зур масштабларда кешелеккә янавын белде. Террористик актка алдан әзерләнү мөмкин түгел, шуңа күрә һәрвакыт сак булырга кирәк. Балалар белән эшләргә һәм тоткынлыкка эләккән очракта нәрсә эшләргә кирәклеге турында киңәшләр бирелде.
Дәрес ахырында балалар популяр күңел ачу йортларында, гипермаркетларда, кеше күп булган чаралардан аеруча сак булырга кирәк дигән нәтиҗәгә килде. Көтелмәгән хәл килеп туган очракта белгечләргә яки өлкәннәргә мөрәҗәгать итәргә кирәклеген аңладылар.