Татарстанда һәр эшсезгә 2 гә якын ачык вакансия туры килә

2012 елның 15 июне, җомга
Бүгенге көндә републиканың предприятиеләре һәм оешмалары җәмгысе 46730 хезмәткәргә ихтыяҗ кичерә.
Теркәлгән эшсезләр санына мөнәсәбәттә карганда, соралучы хезмәткәрләр саны 26206 ны тәшкил итә. Һәр эшсезгә 1,78 вакансия туры килә. Эшче кулларга иң зур ихтыяҗ Казан, Яр Чаллы һәм Түбән Кама шәһәрләрендә сизелә. Биредә эш белән тәэмин итү үзәкләренә 22805, 8455 һәм 4170 ачык вакансия тәкъдим ителгән. Эш эзләүчеләргә урыннарны иң аз тәкъдим итә алучылар рәтенә исә Алексеевск, Саба, Апас районнары керә. Аларда эшсезләргә 2,3,4 вакансия генә бирелгән.
Гомумән, әлеге хисап атналыгында эш белән тәэмин итү үзәкләренә 23304 эшче кул сорап мөрәҗәгать иткәннәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International